news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада никах һәм хәләл туйларга багышланган чара узачак

Казаннан махсус кунак буларак Салават Миңнеханов киләчәк.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). 13 апрельдә Самара шәһәрендә Мөселман яшьләр форумы кысаларында “Nikah fest” чарасы башлана. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Самарада беренче тапкыр яшьләргә һәм өлкәннәргә, шулай ук гаиләләргә һәм балаларга никах һәм хәләл туй турында сөйләячәкләр.

Чара вакытында ике зал эшләячәк. Берсендә спикерлар никах һәм туй оештыру, туй традицияләре һәм гореф-гадәтләре, ресторан сайлау һәм меню төзү, стиль һәм дизайн һ.б. темаларны кузгатачак.

Икенче залда күргәзмә-сәүдә, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, бушлай фотозона һәм фотобудка оештырылачак, чын татар чәе һәм Бельгия шоколады белән сыйлаячаклар.

Чараны Айрат Заһриев алып барачак. Казаннан махсус кунак буларак Салават Миңнеханов киләчәк. Тамашалы чара продюсеры - Мәскәү егете Азат Галәмшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100