news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада NIKAH FEST һәм «Идел» ансамбле концерты була

13 апрельдә 14.30 сәгатьтә Самара шәһәренең «Заря» мәдәният йортында (9 Май урамы, 16) «Идел» татар җыры халык ансамбле концерты, шулай ук никах һәм аракысыз туй фестивале була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Программада:

«Идел» ансамбле концерты;

AMBOXтан хәләл-маркет һәм хәләл-фудкорт;

Тантаналы мода һәм туй модасын күрсәтү;

Никах һәм аракысыз туй оештыру буенча экспертларның чыгышлары;

Яшь парлар еш бирә торган сорауларга имам җаваплары;

Туй йолалары һәм традицияләре;

«SHOW TODAY» - интеллектуаль күңел ачу тамашасы.

Чарага аклы-каралы киемнәрдән килергә киңәш ителә.

Керү ирекле, әмма сылтама буенча теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100