Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самарада Нәүрүз бәйрәме онлайн узачак
«Нәүрүз Россиядә» проекты һәр катнашучыга «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле үз тарихы белән уртаклашырга һәм үз номерларын күрсәтергә мөмкинлек бирүе белән игътибарны җәлеп итә.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 20 мартта Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында онлайн-форматта «Нәүрүз Россиядә» дигән чара узачак. Башлана — 12.00 сәгатьтә. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Чараны «Ак юл» Казах милли-мәдәни автономиясе Самара төбәк иҗтимагый оешмасы Самара шәһәр округы хакимияте, Самара өлкәсе «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесе ярдәмендә оештыра.
Әле беренче тапкыр гына үткәрелүче «Нәүрүз Россиядә» проекты һәр катнашучыга «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле үз тарихы белән уртаклашырга һәм үз номерларын күрсәтергә мөмкинлек бирүе белән игътибарны җәлеп итә.
Чара кунаклары Омск, Саратов, Оренбург шәһәрләре оешмаларын тәкъдим итүче татарлар, дагыстанлылар, казахларның, шулай ук Ак юл» Казах милли-мәдәни автономиясе Самара төбәк иҗтимагый оешмасының иҗади чыгышларын күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз