news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Мөхәммәтфатыйх Мортазин истәлегенә багышланган туган якны өйрәнү укулары уза

Самарада дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазин истәлегенә багышланган тарихи-туган якны өйрәнү укулары узачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Самара мөселманнары» төркемендә хәбәр ителә.

22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Самарадагы «Россия — минем тарих» тарихи паркында күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазин истәлегенә багышланган тарихи-туган якны өйрәнү укулары узачак.

Программада:

  • М.Мортазинның тормышы һәм эшчәнлеге турында видеофильм карау;
  • Самара Идел буе тарихын тикшерүчеләрнең чыгышлары;
  • Татар милли ризыклары белән чәй эчү.

Чарага туган як тарихы белән кызыксынучы һәркем чакырыла. Катнашу ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot