news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Мөселман яшьләре форумы була

Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте «Гаилә кыйммәтләрен бергә саклыйк!» Мөселман яшьләре форумына чакыра. Ул 24 декабрьдә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Чара программасында гаилә мөнәсәбәтләре культурасы, ата-аналарның һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары, никах һәм аерылышу, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклауның һәм сәламәт киләчәк буынны тәрбияләүнең мөһимлеге турында сүз барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot