news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Мирас» татар мәдәнияте фестивален онлайн үткәрергә әзерләнәләр

Бәйгегә гаризаларны 1 октябрдән 30 октябрьгә кадәр тапшырып булачак.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Күмәк чаралар үткәрү буенча чикләүләр белән бәйле катлаулы вазгыять сәбәпле, Самарада «Мирас» татар мәдәнияте фестивален дистанцион рәвештә үткәрү турында карар кабул ителгән. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгы багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм гала-концерты һәм бүләкләү танатанасы шәһәр мәйданчыкларының берсендә булачак. Төрле яшьтәге конкурсантларның концертта катнашу мәсьәләсе төбәктәге санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып хәл ителәчәк.

Конкурска гаризалар һәм чыгыш видеолары 1 октябрдән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар видеоларны YouTube та «Дуслык» сайты каналына кертәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100