news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Мирас» IV Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы була

28-30 апрельдә Самара өлкәсендә «Мирас» IV Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы була.

Самара өлкәсе мәгариф оешмалары, Россия төбәкләре һәм чит илләр укучыларының «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз» дигән шигарь белән уза. Ул Укытучылар һәм остазлар елына багышлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте, Самараның «Дуслык» төбәк иҗат оешмасы, «Болгар мирасы» хәйрия мәдәни-тарихи фонды, Самара шәһәренең Татар Милли-мәдәни мохтәрияте, Самара өлкәсенең «Туган Тел» татар җәмгыяте оештыра. Фестиваль Россия Мәдәният министрлыгы, Самара шәһәр округы администрациясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсе Халык дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе һ.б. ярдәмендә уза.

Фестивальдә катнашу өчен Самара өлкәсендә һәм барлык шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнаша ала. Анда 4 яшьтән алып өлкәнрәк, төрле милләт кешесе, иҗади коллективларда катнашучы, әсәрне татар телендә башкаручы, татар халкы мәдәниятен чагылдырган эшләр һәм эшләнмәләр тәкъдим иткән, шулай ук башка төбәкләр һәм чит илдә яшәүчеләр чакырыла.

Конкурсларда катнашуны теркәү өчен 10 марттан 15 апрельгә кадәрге чорда оештыру комитетына гариза җибәрергә кирәк. Анда гариза бирүченең иҗат чыгышы программасы күрсәтелә.

Фестиваль өч көн - 28, 29 һәм 30 апрельдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100