news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада милли чигү буенча мастер-класс була

Самарада 10 ноябрь көнне калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс узачак. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.

Чара Самара шәһәренең Масленников тыкрыгы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан бинада 17.00 сәгатьтә башлана.

Калфак һәм изү чигү буенча мастер-классны декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова һәм «Ак калфак» Самара яшьләре оешмасы үткәрә. Чараны оештыруда Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте катнаша.

Мастер-класс ахырында татлы ризыклар белән чәй табыны көтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot