news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада мәхәлләләр арасында футбол турниры узды

11 майда Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мәхәлләләр арасында футбол турниры узды. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итә.

Чараны оештыручы – Татар милли-мәдәни автономиясе. Турнирны Самара төбәге мөфтие Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде.

Катнашучылар өчен шулай ук сюрприз әзерләделәр һәм дәрәҗәле кунаклар – Самараның «Крылья Советов» футбол клубы легендалары Равил Аряпов һәм Валерьян Панфиловны чакырдылар.

Нәтиҗәдә Вагыйз хәзрәт исемендәге иске мәчет командасы җиңүче булды.

Оештыручылар барлык кунакларны хуш исле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot