Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада мәктәп яшендәге балаларны дини дәресләргә чакыралар
Самара шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе (Иске Заһар ур., 54 йорт) мөселман дини оешмасы 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп яшендәге балалар өчен Ислам нигезләренә өйрәтү һәм Коръән уку буенча көндезге курслар оештыра. Бу хакта «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Курслар малайлар өчен 2 июньнән 15 июньгә кадәр, кызлар өчен 16 июньнән 26 июньгә уза.
Дәресләр 9.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Кабул итү өчен ата-аналарның берсенә мәдрәсәдә кизү торучыда гариза анкетасын тутырырга һәм туу турында таныклыкның күчермәсен бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз