news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада өлкә Сабан туе 20 июньдә Кошки авылында була

Бәйрәмне Кошки муниципаль районы хакимияте Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте ярдәмендә оештыра.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 2020 елның 20 июнендә Самара өлкәсенең Кошки авылында V өлкә авыл Сабан туе узачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Бәйрәмне Кошки муниципаль районы хакимияте Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте ярдәмендә оештыра.

Сабан туеның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатькә билгеләнгән. 10.00-10.30 сәгатьтә Самара өлкәсе муниципаль районнарының презентация мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

10.30 сәгатьтә ат-спорт ярышлары ачыла. 11.00 сәгатьтә үзәк мәйданда чараның тантаналы өлеше башланып китәчәк.

12.00-16.00 сәгатьтә өлкә муниципаль районнары милли коллективлары, башка төбәкләрнең музыкаль коллективлары катнашында концерт, чакырылган артистларның чыгышлары көтелә.

Өлкә Сабан туе программасы шулай ук традицион халык уеннарын һәм спорт ярышларын да үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100