news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара мөселманнарын Корбан бәйрәменә багышланган гаилә фестиваленә чакыралар

Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Корбан гаетенә багышланган зур гаилә фестивале оештыра. Чара 30 майда 10:00-15:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Фестиваль программасы:

  • Спорт уеннары һәм кызыклы викториналар;
  • Интерактив мәйданчыклар һәм мастер-класслар;
  • Милли ризык — пылау белән сыйлану;
  • Бүләкләр – велосипедлар уйнату.

Керү ирекле. Кунаклар шулай ук күмәк намазга кушыла алачак, ди оештыручылар.

Фото: Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot