news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада калфак чигү буенча мастер-класс узды

Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мастер-класс декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова җитәкчелегендә узды. Катнашучылар татар милли баш киеме – калфак һәм күкрәк бизәге – изү ясадылар. Мастер-класс барышында катнашучылар милли баш киеме генә ясамады, ә аның килеп чыгышы турында да белде, диелә хәбәрдә.

Мастер-класстан соң татар тәм-томнары белән чәй эчү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot