Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада ИФО Яшьләр советы утырышы уздырылды
Совет составына Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры урынбасары Василий Ислаев кергән
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Кичә, 9 декабрьдә, Самарада Идел буе федераль округының Яшьләр советы утырышы уздырылган. Совет составына актив эш алып баручы берләшмәләр җитәкчеләре һәм вәкилләре кергән. Бу хакта РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта ТРдан ИФО студентлар хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе, Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры урынбасары, “Казан-2013” җыелма студентлар хезмәт отрядлары командиры Василий Ислаев катнашкан.
Яшьләр советын оештыру максаты – Россия Президенты куйган бурычларны хәл итү өчен дәүләт структуралары белән округ яшьләрен туплау-берләштерү.
Әлеге утырышны ачкан РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Бүген ике арада диалог булуын телим, сез бу эшне оештыру, Яшьләр парламенты нәрсә ул, анда катнашучылар ни белән шөгыльләнергә тиеш дигән сораулар буенча үз тәкъдимнәрегезне белдерүегезне телим”.
Идел буе төбәкләрендә яшьләрне идарә эшчәнлегенә җәлеп итү буенча төрле чаралар бар. Мисал өчен, Татарстан белән Самара өлкәсендә Яшьләр парламенты закон чыгару инициативасы хокукына ия.
Очрашуда катнашучылар иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив позиция алган яшь буын вәкилләрен борчыган бүгенге төп мәсьәләләр буенча фикерләште.
Яшьләр лидерлары Яшьләр парламентына закон чыгару инициативасы хокукы бирү, дәүләт идарәсе кече академияләр базасында Яшьләр советы әгъзаларын әзерләү, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына инфраструктура торгызу эшләренә студентлар төзелеш отрядларын җәлеп итү буенча тәкъдимнәр белдерделәр.
Михаил Бабич яшь лидерларны эшне “төрле яшьләр оешмаларын һәм берләшмәләрен хакимият ишетерлек итеп” оештырырга тәкъдим итте. Бу фән, мәгариф, спорт өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы яшьләрне җәлеп итү өчен дә кирәк, андый яшьләр шактый, диде ул.
РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле белән Яшьләр советы әгъзалары якын арада бу эшне төбәкләр, муниципалитетлар дәрәҗәсендә ничек оештырырга икәнлеген төгәл билгеләү өчен җыелырга килештеләр.
Киңәшмәдә эшнең оештыру-техник өлеше ИФО Закон чыгаручылар ассоциациясе базасында гамәлгә куелачак, дип килештеләр, анда төбәк парламентлары рәисләре керә. Ассоциация утырышында федераль закон актлары, төбәкнең норматив-хокукый базасы гамәлгә куелышы, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә яшьләр сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз