news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Идел буе федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән җыелыш узды

Самарада Идел буе федераль округы татар иҗтимагый оешмалары активы белән җыелыш узды
Фото: tatar-congress.org

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Идел буе федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Пермь краеннан, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән татар милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Очрашуны Самара төбәге иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашучы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара төбәк иҗади-иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев ачып җибәрде. Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев катнашучыларны сәламләп, татар җәмәгатьчелегенең төбәкнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә керткән зур өлешен ассызыклады, милләтара татулыкны ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Очрашу кысаларында Самара өлкәсе губернаторының Мактау грамотасын тапшыру тантанасы да узды.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев әлеге форматтагы очрашуларның 2018 елдан башлап Россия Федерациясенең барлык федераль округларында ел саен уздырылуын, аларның ачык диалог һәм уртак эшчәнлекне координацияләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын билгеләп үтте. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2026 елга эш планнарын билгеләү торды.

Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара төбәк иҗади-иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, «Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Дәүләтов, «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин һәм башка төбәк җитәкчеләре чыгыш ясады. Очрашу йомгаклары буенча Бөтендөнья татар конгрессының һәм төбәк татар иҗтимагый оешмаларының 2026 елга өстенлекле юнәлешләре һәм төп бурычлары билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot