news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган күргәзмә ачыла

12 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы була.

Бәйрәм чарасында изге китаплар күргәзмәсе, яулык бәйләү буенча остаханә булачак. Шулай ук «Рухи моң» балалар район конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы планлаштырылган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Җырчы, нәшид һәм мөнәҗәт башкаручы, мөселман җыры фестивале Гран-при иясе, «Татар Азаны-2022» конкурсы җиңүчесе, «Манзара» премиясе иясе, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100