news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада хезмәт итүче Азнакай егетләре хәрби ант кабул итте

Уллары өчен мөһим һәм истәлекле чарага хәрби комиссариат җитәкчелегендәге делегация составында аларның әти-әниләре, якыннары да бара алды.

(Азнакай, 20 июль, "Татар-информ", “Маяк”). Татарстанның Азнакай районы шефлык элемтәсе тоткан 73756нчы хәрби частьта бүген 60 райондашыбыз хезмәт итә. Бүген аларның 15е хәрби ант кабул итте, дип хәбәр ителә район газетасында. 

Уллары өчен мөһим һәм истәлекле чарага хәрби комиссариат җитәкчелегендәге делегация составында аларның әти-әниләре, якыннары да бара алды.

...Сый-нигъмәтләр, күчтәнәчләр белән шыгрым тулган автобус хәрби частька иртән-иртүк барып төште. Без килгәндә егетләребез плацта ант кабул итүгә әзерләнәләр иде.
Бераздан алар бер-бер артлы илебезнең ышанычлы сакчылары булырга сүз бирделәр. Тантаналы чарада хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев егетләргә район башлыгының сәламен җиткереп, солдат дигән исемгә тап төшермичә хезмәт итүләрен теләде.

Егетләрнең туган як җылысын алып килгән иң якын кешеләре, якташлар белән очрашу мизгелләрен сүз белән генә аңлатып та, язып та бирерлек түгел! Күптән түгел генә армиягә китсәләр дә, әнә бер-берсен ничек сагынышканнар!

– Бер очрашу – үзе бер гомер, диләр бит. Безгә улларыбыз белән очрашу мөмкинлеге тудыручы җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Улыбыз Айнур да армия хезмәтенә үзе теләп китте. Баштагы мәлне борчылудан урын таба алмадым. Әмма биредәге шартларны үз күзем белән күргәч, күңелем тынычланды, – ди Лилия Зарипова.

Очрашудан соң теләге булганнарга казармалар буенча йөреп, солдатларның яшәү шартлары белән танышу мөмкинлеге дә булды. Биредә бер әйбергә дә тел-теш тидерерлек түгел, хәрбиләрчә әйткәндә, бар җирдә тулы тәртип!  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100