news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Гаилә елына багышланган «Самара энҗесе» бәйрәме була

8 декабрьдә Самара Халыклар дуслыгы йортында (Воронеж урамы, 9) Гаилә елына багышланган «Самара энҗесе» шәһәркүләм милләтара бәйрәм була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Чарада татар мәдәниятен Сәгыйдә Мамышева (8 яшь), Мөслимә Ибраева (9 яшь) һәм Әминә Гыйниятова (8 яшь) тәкъдим итәчәк.

Кунаклар 11.30 сәгатьтә җыела башлый, чара 12.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

«Конкурсантларның матурлыгын, талантын, харизмасын күрергә, һәм әлбәттә, халыклар дуслыгы тантанасына рәхим итегез! Сезне күңелле бүләкләр, бәйгедә катнашучылар әзерләгән күргәзмә һәм шәһәребездә яшәүче халыкларның кабатланмас милли колориты тәкъдим ителгән фотозона көтә», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot