news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Габдулла Тукай иҗатына багышланган өч томлы монографияне тәкъдим итәчәкләр

13 май көнне Самара өлкәсенең «Халыклар дуслыгы йорты»нда Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган өч томлы монографияне тәкъдим итү булачак. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

Хезмәтне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бастырып чыгарды.

Әлеге басма Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Ключевое слово» Бөтенроссия конкурсының беренче премиясенә лаек булды. Хезмәт «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңү яулаган.

Өч томлы ике телле фәнни хезмәтне язучылар арасында Казан дәүләт медицина академиясе доценты Марина Подольская да бар. Ул Тукай турында текстларны рус телендә язган.

Әлеге чарада «Яктылык» мәктәбе укучылары да катнашачак.

Тәкъдим итү кичәсенә «Самара өлкәсе халыклары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, өлкәдәге татар милли-мәдәни мохтариятләр рәисләре, Самара өлкәсенең эчке сәясәт департаменты вәкилләре, милли һәм дини сәясәт идарәсе җитәкчесе дә чакырылган.

Чара башлануның төгәл вакыты соңрак билгеле булачак, керү ирекле, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100