Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самарада этноконфессиональ гаилә форумы үткәрергә ниятлиләр
Самара Җәмигъ мәчетендә узган эшче төркем утырышында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә багышлап үткәреләчәк мәдәниятара конфессиональ гаилә форумы (башлангыч атамасы - «Берләшү ноктасы») хакында фикер алыштылар. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Утырышта Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Рус православие чиркәве протоирее Алексей Белоцерковский, Самара өлкәсе раввины Александр Гольденгерш, Самара өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Тарасова, юрист-модератор, җәмәгать эшлеклесе Дилфүзә Әсәнова һ.б. катнашты.
Утырышны ачып, Талип хәзрәт Яруллин, нинди милләттән яки нинди дин тотуга карамастан, барлык халыклар тарафыннан кабул ителгән гаилә кыйммәтләрен саклауның әһәмиятен билгеләп үтте.
Дилфүзә Әсәнова сүзләренчә, гаилә кыйммәтләре барлык халыклар өчен дә уртак. Алар – мәхәббәт, тугрылык, ышаныч, ата-бабалар белән элемтә, туган йорт. Ул алда торган форумның төп максатын да билгеләде, шуларның берсе – милләтара һәм конфессияара хезмәттәшлек өчен тиешле шартлар тудыру.
Гаилә форумының кайчан узачагы һәм урыны билгеләнмәгән әле. Эшче төркем утырышында катнашучылар иң элек аны үткәрүнең форматын җентекләп уйларга, кунаклар һәм анда катнашучыларны, чыгышларның темаларын, секцияләрнең санын һәм атамаларын ачыкларга, оештыру мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк дигән уртак фикергә килде. Иң мөһиме, мондый форум кирәк, һәркем аны әзерләү һәм үткәрүгә үз өлешен кертергә әзер, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз