news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада «Дуслык» региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасының җыелышы узды

Көн кадагына «Татар кызы-2020» бәйгесенең региональ этабын, II Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте һәм«Татар бистәсе» фестивальләрен уздыру мәсьәләләре куелган иде.

Самарада «Дуслык»  региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасының җыелышы узды
http://tatar-congress.org

(Казан,7 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык» региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасының җыелышы узды. Көн кадагына «Татар кызы-2020» бәйгесенең региональ этабын, II Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте һәм «Татар бистәсе» фестивальләрен уздыру мәсьәләләре куелган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Дуслык» мәдәни-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Власкина, татар милли хәрәкәт активистлары һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров һ.б. катнашты.

Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов 15 мартта «Татар бистәсе» фестивале уздырылуын хәбәр итте. «Чараның төп максаты — татар телен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, Самарада яшәүче татар һәм башкорт халкын берләштерү. Фестиваль сәләтле яшь башкаручыларны ачыкларга, аларның иҗади потенциалын үстерергә дә ярдәм итәчәк», — дип сөйләде Расих хәзрәт.

Фәхретдин Канюкаев Халыкара «Мирас» фестиваленә әзерлек эшләре бөтен көченә баруын белдерде. «Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Без аны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Фестиваль Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы, Самара өлкәсенең һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелә», -диде ул.

«Яктылык» мәктәбе директоры, өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең бүлек җитәкчесе Радик Газизов 15 февральдә Самараның Җәмигъ мәчетендә мөселман яшьләре көннәре узуын белдерде. Быел ул мәдәни мирас темасына багышланачак. «Әтиләребез, бабаларыбыз Самарада мәчетләр салган. Бу биналар ничек төзелгән? Аларны ничек саклап калырга? Яшьләр белән шул турыда сөйләшәчәкбез», — дип сөйләде Радик әфәнде.

Чарада шулай ук «Татар кызы-2020» бәйгесенең региональ этабын, «Бердәмлек» газетасының 19 апрельдә буласы 30 еллык юбилеен уздыру һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә исән, татар милләтеннән булган сугыш ветераннары исемлеген булдыру һәм бүләкләр тапшыру фикерен карадылар. Халыклар дуслыгы йорты милли оешмаларга бәйрәмнәр оештырырга һәм уздырырга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100