news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Дөнья мәдәнияте институты филиалы ачылды

Россия Журналистлар берлегенең Самара бүлегендә шәһәребездә ЮНЕСКО Бөтендөнья мә­дә­нияте институты вәкиллеге ачылуга багышланган «Та­мыр­­ларга кайту» исемле түгәрәк өстәл узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада та­рих­чылар, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре катнашты. Шулай ук мәртәбәле кунаклар чакырылган иде - профессор, Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Ха­лыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Та­һи­ров, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Рес­публикасының Фәннәр академиясе академигы Индус Та­һиров, Россия Фәннәр академиясенең Самара федераль тик­шеренү үзәге профессоры Наилә Таһирова, профессор, Са­мара милли тикшеренү университетының Россия тарихы ка­федрасы мөдире Петр Кабытов. Шулай ук Чувашия Рес­публикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән галимнәр килде.

Чараны вәкиллекнең директоры, «Болгар мирасы» мә­дәни-тарихи фонды җи­тәк­чесе Гомәр Батыршин баш­лап җибәрде. Ул яңа оеш­ма­ның максатлары һәм бурыч­лары турында сөйләде.

Гомәр Батыршин Самарада филиал ачу идея­се­нең Казан коллегалары, аерым ал­ганда, Дөнья мә­дә­нияте инс­титуты ректоры Эн­гель Таһиров бе­лән ты­гыз аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килүен ассызыклады. Әле­ге инициатива Самарада оешкан коллектив һәм бер­ничә партнер тарафыннан хуп­ланган.

Институт болгар мирасына багышланган фонд ни­гезендә төзелгәнгә, өйрәнү өчен төп темаларның берсе Идел буе Болгары тарихы бу­лачак. Самара вәкиллеге директоры аны үткәннәр сәхи­фәсе генә түгел, ә хәзерге заман өчен кыйммәтле практик тәҗрибә итеп күрә.

Энгель Та­һи­ров ЮНЕСКО Бө­тен­дөнья мәдәнияте инсти­ту­ты вәкиллеге ачылуы бе­лән котлап, Казан белән Самараның уртак тарихи тамырлары булуын бил­геләп үтте һәм вәкиллек ачы­луы ике төбәк арасындагы фәнни-тикшеренү һәм мәдәни элемтәләрне тагын да ныгытырга мөмкинлек бирер дигән өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot