news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада борынгы мәчетне реконструкцияләүне язга тәмамларга планлаштыралар

Самарадагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Узган ел аңа 130 ел тулган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»).16 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров төбәк башкаласындагы тарихи мәчетне реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә губерна мөселманнарының Диния нәзарәте һәм бизнес вәкилләре дә катнашкан. Бу хакта Самара татарлары сайты яза.

  • Самарадагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Совет власте елларында биредә балалар бакчасы урнаша. Ә 17 ел элек мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла.

Мәдәни мирас объектын масштаблы реконструкцияләү берничә ел элек башланган. Бу еллар эчендә мәчетнең нигезе ныгытылган. Тарихи өлешкә өстәп гөмбәзле ике катлы бина һәм 38 метрлы манара төзелгән. 

Ремонт эшләре вакытында да мәчет эшләвен дәвам итә. Узган ел эшләрне башкару өчен өлкә бюджетыннан 34 миллион сум бирелгән. Тагын 9 миллион сумга якын акчаны хәйриячеләр биргән, диелгән хәбәрдә. Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк диния нәзарәте рәисе Талип Яруллин әйтүенчә, реконструкцияне тәмамлау өчен эшмәкрләрнең ярдәме кирәк.

Узган ел тарихи мәчеткә 130 ел тулган. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында тантаналы чараларны кичектерергә туры килгән.

Очрашу вакытында «Самара тарихи мәчете» җирле мөселман дини оешмасы берлеге рәисе урынбасары Усман Илингин тарихи мәчет янындагы территорияне үстерүнең перспективалы планнары турында да сөйләгән. Регион, шәһәр хакимиятләре белән берлектә якын-тирә территорияне төзекләндерү проекты эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100