Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада «Бердәмлек» газетасының алдагы язмышын хәл итү темасына багышланган утырыш узган
6 августта Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте активистлары һәм бердәнбер татар газетасының язмышына битараф булмаган милләттәшләребез катнашында «Бердәмлек»нең алдагы язмышын хәл итү темасына багышланган утырыш узган. Бу хакта «Бердәмлек» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Нәтиҗәдә, өлкә татар басмасына 2026 елның беренче яртыеллыгына язылуны игълан итәргә һәм редакция эшчәнлегенә ярдәм фонды оештырырга карар кылынган. Җыелышта катнашкан пенсионер-аксакаллар беренче взносларын керткәннәр дә инде. Моннан тыш, катнашучылар газетаны алга таба тагын да эчтәлеклерәк һәм кызыклырак итү буенча фикерләрен җиткергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз