news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада “Бердәмлек” газетасының көмеш юбилее бәйрәм ителде

Газета редакциясе белән менә чирек гасыр Рәфгать ага Әһлиуллин җитәкчелек итә.

 (Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Самара өлкәсе “Бердәмлек” газетасының 25 еллыгы узган атна шимбәсендә билгеләп ителде.

Газетаның көмеш юбилеена килүчеләр, Мәдәният йортының тамаша залына узганчы ук, җырлап-биеп күңел ача башладылар. Самара өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы кул эшләреннән матур күргәзмә эшләгән. Һәркемнең йөзендә шатлык. Сөенми мөмкин дә түгел, губерна тарихында беренче тапкыр моннан 25 ел элек чыга башлаган газета, юлында нинди генә сикәлтәләр булмасын, үзенең кыйбласын югалтмыйча, һәр атнаның шимбә көнендә үзенең укучыларына ирешә килде. Газета редакциясе белән менә чирек гасыр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфгать ага Әһлиуллин җитәкчелек итә.

Газетаны юбилее белән котларга бик күп укучылары, җирле хәбәрчеләре, тирә-күрше өлкәләрдән каләмдәшләре җыелган иде.

Иске Ярмәк авылыннан килгән имам Абдулламөхәммәткәрим Кәримов гаиләсе “Бердәмлек”не беренче саныннан бирле алдыра һәм мәктәптә укыганда ук аның штаттан тыш хәбәрчесе булып та китә. Ул үз хатирәләре беләр уртаклашты.

Дөресен әйткәндә, бәйрәм сәхнәсеннән чыгыш ясаган өлкә хөкүмәте вәкилләреннән киләчәктә “Бердәмлек”кә ярдәм итү, аның матди ягын яхшырту буенча фикер-тәкьдимнәр әйтерләр дип көткән идем. Ни үкенеч, алар гомуми сүзләрдән ерак китмәде. Самарадагы сыман, Россия төбәкләрендәге татар басмаларының байтагы үз көнен үзе күреп, кем әйтмешли, очны-очка ялгап кына яши. Оренбург өлкәсенең “Яңа вакыт” газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров та шул фикерен җиткерде.

Төбәкләрдәге татар газеталары арасында зур тиражлы һәм җирле хакимияттән саллы матди ярдәм алып яшәүче басмаларның берсе - ул Ульяновск өлкәсендә чыга торган “Өмет” газетасы. Җирле хакимият газетага бирелә торган субсидияне ел саен арттырып тора. Быел ул тагын 30 % ка арткан. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы мөхәррире, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре Исхак Хәлимов әйтеп узды.

Билгеле, егерме биш ел эчендә “Бердәмлек”не дә авырлыклар читләп узмый. Газета коллективының түбәтәй салып халкыбыздан ярдәм сораган көннәре дә була, тираж саклар өчен алар өлкә авылларына да чыгалар. Газетага гына түгел, Самара төбәгендә милли хәрәкәткә дә нигез салучыларның берсе Идеал ага Галәүтдинов: “Ул еллар бүгенгедәй күңелдә саклана әле”,- ди. Хәер, тиражны саклау һәм арттыру проблемасы соңгы вакытта рус телле басмаларны да читләтеп үтми. Төбәкләрдә татарлар күпләп яшәсә дә, җирле матбугатны укучылар саны мактанырлык түгел.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи залга җыелган тамашачыны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның теләкләрен җиткерде.

Юбилей тантанасында “Бердәмлек” газетасы мөхәрриренә Губерна думасының күкрәк билгесе һәм Россия үзәк диния назарәтенең медале тапшырылды. Аның хезмәткәләре, штаттан тыш хәбәрчеләре шәһәр һәм өлкә хакимиятләренең бүләкләренә лаек булды. Сәхнәдә һәр чыгыш ясаучы да газетаның озын гомерле һәм зур тиражлы булыуын теләде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайтына күренекле журналист Рамис Сафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot