news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада белем бирү оешмалары музейларының районкүләм бәйгесенә йомгак ясадылар

Самарада белем бирү оешмалары музейларының районкүләм бәйгесенә йомгак ясадылар
samtatnews.ru

Самара шәһәренең Совет районында белем бирү оешмалары музейларының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган районкүләм бәйгесенә йомгак ясадылар. Конкурста «Яктылык» мәктәбенең «Мирас» этнография музее «Милли традицияләрне саклау» номинациясендә җиңү яулады, дип хәбәр итә «Самар татарлары» сайты.

«Заря» мәдәният йорты залында тарихка һәм мираска битараф булмаган, үз Ватанын хөрмәт итүче һәм яратучы кешеләр - музей җитәкчеләре һәм активистлары җыелды. Аларның кирәкле һәм файдалы хезмәте экспонатларда, архивларда, үткәннәрнең истәлекле һәм кыйммәтле әйберләрендә, сугыш елларында бирелгән бүләкләрдә һәм документларда чагылыш тапкан.

Конкурста барлыгы 29 музей катнашты. «Мирас» этнография музее «Милли традицияләрне саклау» номинациясендә җиңүче дип табылды!

Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны Россия Федерациясе Кораллы көчләренең атказанган ветераннары, Самара шәһәр округы Думасы депутатлары, Самара шәһәр округының Совет районы хакимияте хезмәткәрләре котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100