news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә үтәчәк

Бәйгенең төбәк этаплары 1 августка кадәр уздырылып бетәргә тиеш.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк этабын оештыру комитеты утырышында бәйгенең финалы июньгә күчерелүе хакында билгеле булды. Бу хакта "Самара татарлары" сайты яза.
 
"Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә 27 сентябрьдә үтәчәк. Ә төбәк этаплары 1 августка кадәр уздырылып бетергә тиеш", —  дип белдерде чараның төп оештыручысы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. 
 
Киңәшкәннән соң, чараның финалын 14 июньдә Самарның Тимерюлчылар мәдәният сараенда үткәрергә дигән карар кабул ителде.
 
Утырышта оештыру комитетының җитәкчесе дә  билгеләнде. Бу вазифага бертавыштан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтовне сайладылар.
 
Ул бәйгенең cайлап алу турлары, алдан сөйләшенгәнчә, Самарада, Сызраньда, Новокуйбышев шәһәрендә узачагын белдерде. Ә Тольяттида кастинг 24 февральдә  шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе бинасы залында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot