news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада ата-аналар һәм балалар өчен бушлай татар теле курслары башлана

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә киләсе шимбәдән, 3 октябрьдән, ата-аналар һәм балалар өчен «Якшәмбе мәктәбе» эшли башлый. Биредә теләге булган һәркем татар телен бушлай өйрәнә алачак, дип хәбәр итә Самара татарларының «Бердәмлек» газетасы.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, дәресләрдә катнашу өчен телне белү дәрәҗәсе мөһим түгел. Курслар татар телен өйрәнә генә башлаучыларга да, белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен дә файдалы булачак.

Дәресләр һәр шимбә саен 11:00 сәгатьтә узачак.

Туган телне белергә, татарча сөйләшергә ашыгыгыз, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot