news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада Алия Арсланованы искә алалар: Куркыныч төш күрәбез сыман

Самарада Алия Арсланованы искә алалар: Куркыныч төш күрәбез сыман
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында «Куркыныч төш күрәбез сыман» дигән язма чыкты.

Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә өч ел тулды.

Гомер - аккан су сыман, өч ел вакыт узып киткәнен сизмичә дә калганбыз. Ә менә якын кешеңне югалтканда йөрәктә барлыкка килгән яралар һаман төзәлми, сыкрап һәм әрнеп тора...

Алиябез авырып киткәндә, «Бердәмлек» редакциясе хезмәткәрләре читтән торып эшләү режимына күчкән иде инде. Ул вакытта әле ковидтан саклану чаралары, дәвалау ысуллары эшләнеп бетмәгән, ә вакциналар әле гамәлгә кермәгән иде. «Бүгенге көн мөмкинлекләре булган булса, бәлки Алия әле дә арабызда булыр иде», - дип уфтанабыз кайвакыт. Әмма язмыш без дигәнчә генә бармый шул.

Яраткан хезмәттәшебезне искә алмыйча бер генә эш көнебез дә үтми, аның көләч йөзе, ягымлы тавышы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Аңа мәңге яшь булып калырга насыйп булган, урыны җәннәт түрләрендә булсын иде, дип телибез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100