news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музей-йортында ифтар булды

Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында 8нче ел дини бәйрәмнәр үткәрелә. Анда «Әлифба» авторларын һәм аларның балаларын искә алу кичәләре, Корбан бәйрәме, Мәүлид-ән–Нәби бәйрәме, ифтарлар булды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Музейда ифтарда авторның авылдашларының күбесе кунак булган. Быел пенсионер социаль хезмәткәрләрне һәм башка авылдашларын чакырганнар. «Әлифба» авторлары өчен дога кылганнар.

«Гөлфия Ибәтовага тәмле бәлеш, коймак, ифтарны үткәрүдә ярдәм итүе, Юлия Абзаловага табын әзерләгән өчен рәхмәт», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot