Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самарада Акчуриннар салган борынгы мәчетнең 125 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Борынгы мәчет 1891 елда татар промышленнигы һәм меценат Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән булган.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). 3 декабрьдә Самарада борынгы тарихи мәчетнең 125 еллыгына багышланган тантаналар узачак, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
Шәһәрнең Пушкин исемендәге Тимерюлчылар сараенда узачак бәйрәм чарасы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте, Самараның Татар милли-мәдәни мохтарияте, Самара өлкәсе губернаторы хакимияте һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан оештырыла.
Бу көнне шәһәрдә татарлар белән бәйле урыннарга сәяхәт уздыру ниятләнелә. Шул исәптән, шәһәр музеенда XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Самара татарларының көнкүреше белән таныштыручы экспозицияне кереп карау планлаштырыла.
Моннан тыш “XIX гасыр азагы – XX гасыр башы мөселман халыкларының милли-рухи яңарышы: чорлар аваздашлыгы” темасына багышланган фәнни-гамәли конференция дә үтәчәк. Анда Самара, Казан, Уфа, Түбән Новгород шәһәрләреннән һәм Казахстаннан галимнәр катнашырга тиеш дип көтелә.
Алексей Толстой урамында урнашкан борынгы мәчет 1891 елда татар промышленнигы һәм меценат Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән булган. 1932 елда ябылганчыга кадәр ул Самара губернасында мөселманнарның рухи үзәге булып торган. СССР елларында мәчет бинасында балалар бакчасы эшләгән. Мөселманнарга бу бина 2000 елда кайтарыла, бүген биредә янә азан яңгырый. Самара өлкәсе Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе ярдәме белән мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз