news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада 25-50 яшьлек кешеләрне татар теле дәресләренә чакыралар

19 гыйнварда Самара өлкәсенең «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесендә (Воронеж урамы, 9 йорт) татар теле дәресләрен оештыру буенча җыелыш була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Татар теле дәресләрен үткәрү өчен 25 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләрдән торган төркем җыела. Аларны Айгөл Сафина укытачак.

Белешмәләр өчен 8-927-606-27-80 телефоны буенча Гүзәл Рамазановага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot