news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада ел саен чыга торган татар календаренең тиражы кимегән

1 декабрьдә Самарада 2024 елның истәлекле даталары һәм вакыйгалары урын алган татар календаре дөнья күрәчәк. Төрле елларда ул 5-10 мең данә тираж белән дөнья күрде. Бу юлы, типография хезмәтләренә бәя арту сәбәпле, календарьның тиражы 3 мең данә белән чикләнгән. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

2015 елдан нәшер ителә торган өстәл календаре - «Самар татарлары» журналының еллык кушымтасы. Анда татар халкының күренекле вәкилләренең юбилей көне, дөньяви һәм дини бәйрәм даталары, Самара өлкәсендә эшли торган дини һәм белем бирү учреждениеләре турында белешмә, татар авыл җирлекләре хакимиятләренең контактлары, милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, милли мәгълүмат чаралары, сайтлар исемлеген һ.б. бар.

Быел аны әзерләүчеләр басманы мәшһүр фикер ияләре, милли гореф-гадәтләр, халык мәкальләре һәм әйтемнәре турында мәгълүмат белән тулыландырган.

Татар календарен әзерләүдә туган якны өйрәнүчеләр һәм журналистлар катнаша. Алар арасында Шамил Галимов, Рәшит Шакиров һәм Данияр Сәйфиевне бар. «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм «Кулинария на Революционной» кибете директоры Равилә Кыямова ел саен календарьны әзерләү һәм бастырып чыгаруда финанс ярдәме күрсәтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100