news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара укытучысы Гөлчәчәк Таҗетдинова турында: Тормыш сөючәнлеге белән рухландырып тора

Самара укытучысы Гөлчәчәк Таҗетдинова турында: Тормыш сөючәнлеге белән рухландырып тора
"Бердәмлек" газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Фәния Кәримованың «Педагоглар династиясе дәвамчысы» дигән язмасы чыкты.

Похвистнево районы Гали авылы тулы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлчәчәк Рәис кызы Таҗетдинова – педагоглар династиясе дәвамчысы. Ә бу һөнәрне сайлаган кешенең йөзе — ачык, күңеле — юмарт, холкы сабыр булырга тиеш.

Династиягә нигез салган Нурзинәт Сибгат кызы укытучы буларак мәктәп бусагасын 1940 елда атлап керә. Соңрак аның улы Рәис Харис улы һәм килене Әкълимә Сарим кызы да гомерен мәктәп балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә багышлыйлар. Бу гаиләдә үскән ике бала бөтен эштә дә әти-әниләренә охшарга тырышалар – зирәк, акыллы, куллары бөтен эшкә ятып тора. Бигрәк тә олы кызлары Гөлчәчәк максатчан, эш сөючән һәм намуслы булып үсә, ул бит әнисенең беренче ярдәмчесе, ә ике энесенең кайгыртучан апасы була.

Гомер буе укытучы булып эшләгән әнисенең һәм әтисенең эшен кечкенәдән күреп үскән Гөлчәчәк, 8 сыйныфны тәмамлагач, Подбельск педагогия көллиятенә укырга керә. Кулына диплом алган кызны Гали авылы егете Нәфис Наил улы Таҗетдинов күзләп йөргән икән. Озак та үтми, алар өйләнешәләр, һәм Гөлчәчәк Рәисовна гаҗәеп серле дә, авыр да, тынгысыз да мәктәп дөньясына кереп чума. Ул башта — пионервожатый, аннан башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Нәни балалар белән нинди генә бәйрәмнәр, конкурслар, кичәләр оештырмый ул! Һәрбер чараны йөрәге аша уздырып, үзе сценарийлар язып, истә калырлык итеп үткәрә белә. Ата-аналар белән уртак тел таба белүенә дә исең китәр!

Сыйныфта җылы эш атмосферасы тудыру, укытучылар коллективы, ата-аналар белән үзара аңлашып эшләү, һәрберсенә ихтирам күрсәтү, балаларны шәхес итеп күрә белү — Гөлчәчәк Рәис кызының төп эш алымнары. Ул дәресләр үткәрү технологиясен төрләндереп торуны хуплый, укучыларның интеллектуаль үсешен булдыру өстендә күп эшли. Бигрәк тә балаларның тәнәфес вакытында татар телендә аралашуларын хуплый, ана телендә уздырылган класстан тыш чараларда катнашуларын таләп итә. Моның сәбәбе дә бар: татар теле соңгы елларда үз позицияләреннән чигенә башлады, авыл балалары мәктәптә күбесенчә рус телендә аралашалар. Бу проблема өлкәбездәге һәр татар авылына да хас.

Гөлчәчәк Рәисовна өлкә мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамоталары, күпсанлы дипломнар белән лаеклы рәвештә бүләкләнгән. 22 еллык стажы булган укытучы күпме бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашкан, ялкынлы чыгышлар ясаган, шәхси вакытын жәлләмичә, сыйныфтан тыш чаралар уздырган… Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт белән сугарылган елларда ирешкән уңышлар нәтиҗәсе ул.

Һөнәри осталыгы, хезмәтенә бирелгәнлеге, балаларны яратуы, тыйнаклыгы нәтиҗәсендә ул хезмәттәшләренең, укучыларының һәм ата-аналарның, авылдашларының хөрмәтен дә казанган. Бетмәс-төкәнмәс энергиясе, күтәренке күңеле, тормыш сөючәнлеге белән гаиләсен, туганнарын гына түгел, укытучылар коллективын да рухландырып торучы Гөлчәчәк Рәис кызы Таҗетдиновага чиксез исәнлек, зур уңышлар һәм рәхмәтле укучылар гына телисе кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100