news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара укучылары арасында татар теленнән олимпиада узачак

Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). 24 ноябрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле, әдәбият һәм инглиз теленнән олимпиада узачак. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту, укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру, аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә.

Чарада катнашучыларның барысына да "Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100