news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара «Туган тел» татар оешмасы җитәкчесе сайланды

Оешма Советының составы да расланган.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 19 мартта Самара өлкә «Халыклар дуслыгы йорты»нда өлкә «Туган тел» татар оешмасының еллык хисап-сайлау җыелышы узды.

Оешманың гамәлдәге президенты Ильяс Шәкүров яңадан биш еллык срокка бертавыштан президент булып сайланды, дип яза «Самара татарлары» сайты.

Шулай ук оешма Советының составы да расланды. Яңа әгъза булып Фәрзәнә Мәхмүтова сайланган, ул оешмада яшьләр юнәлеше эшчәнлеген ныгытыр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot