news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасына QR-код ярдәмендә язылып була

20 декабрьдә Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасына язылу тәмамлана. Газетага язылу яки туганнарга подписка бүләк итү өчен, почтага бармыйча гына, бу хәбәргә беркетелгән QR-кодны кулланып була. Аның ярдәмендә компьютердан яки кесә телефоны ярдәмендә подписка ясарга мөмкин. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

Код язылу каталогындагы «Бердемлек» газетасы битенә җибәрә. Моның өчен телефонга QR-кодны укый торган программа йөкләргә кирәк, аннары фотоаппаратны кодка куеп, сылтама буенча күчәргә, кирәкле графаларны тутырырга һәм түләргә кирәк.

Мондый язылу ысулы катлаулы тоелган кешеләр 8-987-956-66-02 номерына Сбербанк онлайнда акча күчерә ала. Шул ук телефон аша адресыгызны һәм индекс турында хәбәр итәргә кирәк. Бу очракта газета хезмәткәрләре сезне үзләре яздырачак.

16 декабрьдән ярты елга язылу бәясе – 595 сум 26 тиен.

Исегезгә төшерәбез, газетага шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә язылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Язылу индексы: П 4778.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100