news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарларының «Шигърият дөньясында» бәйгесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышлана

Бәйгедә катнашу өчен Роберт Миңнуллинның бер шигырен яттан сөйләп, видеога яздырырга кирәк

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе татарлары татар шагыйрьләре әсәрләреннән «Шигърият дөньясында» шигырь укучылар бәйгесе үткәрә. Быел конкурс танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллинның (1948-2020) иҗади мирасына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар Роберт Миңнуллинның бер шигырен яттан сөйләп, видеога яздыра. Видеоязманы 15 октябрьгә кадәрduslyksamara@mail.ru почтасына юлларга кирәк.

Шигъри бәйге онлайн үткәрелә. Шигырьнең эчтәлеге чыгыш ясаучының яшенә туры килергә тиеш, дип искәртә оештыручылар. Татар телендәге шигырьләрне һәм шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгәнәрен дә сөйләргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин быел 27 мартта вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100