news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самара татарлары» журналының яңа саны чыкты

«Самара татарлары» журналының яңа чыгарылышында өлкә татарлары тормышында иң мөһим вакыйгалар, шулай ук якташлары турында очерклар кертелгән. «Самара татарлары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү бөтен мөселманнар өчен төп вакыйга булды. Ул Россия күләмендә билгеләп үтелде. Безнең өлкә дә искәрмә булмады. Самарада реконструкциядән соң Тарихи мәчетне һәм Ширәй авылындагы истәлек билгесен ачу, әлеге юбилейга багышланган иде», диелә хәбәрдә.

Журналда узган елда үзенең 130 еллыгын билгеләп үткән яңартылган мәчет ачылышы турында мәгълүмат бар.

«Журналның бу санында без шулай ук төрле һөнәр ияләре турында тулы бер материаллар сериясен тәкъдим итәбез. Алар - укытучы, фермер, чәчтараш, почтальон, кондитер. Барысы да укучыларыбыз өчен кызыклы шәхесләр», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100