news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Самара татарлары» журналында Ләбиб Леронның Әхтәм Зарипов турындагы истәлекләре басылган

«Самара татарлары» журналының өченче санында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ләбиб Леронның режиссёр, артист һәм язучы Әхтәм ага Зарипов турындагы истәлекләре урын алган. Язманың авторы – журналист Фәрид Шириязданов. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Самара татарлары һәрвакытта Татарстандагы матур үзгәрешләргә куанып яши. Биредә татарлык рухын сүндермәс өчен милләтебезнең тирән тарихын ачыклау һәм бай мирасын пропагандалау өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Биредә «Самара татарлары» журналы, «Бердәмлек», «Сәлам» газеталары нәшер ителә. Аларның һәрберсе үз юлы белән барса да, максатлары бер – татар халкына хезмәт итү. Киләчәктә дә Самара матбугатында татар мәдәнияте өлкәсендә дан казанган әдипләребез, милләтнең тоткасы булган мәшһүр шәхесләр турында мәкаләләрне Татарстан язучыларыннан дә көтәбез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot