news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самара татарлары» журналы нөсхәләрен өлкә китапханәсенә тапшырдылар

«Туган тел» Самара өлкәсе татар җәмгыяте Президенты, Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциация идарәсе рәисе Ильяс Шәкүров Самара өлкәсе универсаль фәнни китапханәсенең комплектлау бүлегенә бушлай басмалар тапшырды. «Самара татарлары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Бу – 141 500 сумлык гомуми суммага 480 данә «Самара татарлары» журналы (38, 39, 40, 41 номерлар) һәм 200 истәлекле даталар календаре.

Хәзер бу татар басмаларын өлкә китапханәсе һәм аның структур бүлекчәләре фондларында табарга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100