Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән
Активистлар төркемнәргә бүленеп аерым микрорайоннарда яшәүче милләттәшләребезне саный, ди Самара татарлары лидеры Линар Сабиров.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу эшен башлап җибәргән.
«Җанисәп алдыннан без татарлар санын якынча белер өчен, Самара шәһәренең микрорайоннарында махсус кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр ясадык. Алар үз җирләрендә булган татарларны санадылар. Аннан соң безгә хәбәр иттеләр. Һәр микрорайондагы татар кешеләрен беләбез», — диде Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров.
Аның сүзләренчә, әлегә төгәл саннар билгеле түгел.
«Безнең җанисәп нәтиҗәләре тулысынча түгел әле. Шәһәр буенча, ялгышмасам, 35 меңләп татар яши», — диде Линар Сабиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз