news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Самара татарлары» журналы истәлекле көннәр календаре чыгарды

Календарьда танылган милләттәшләребезнең юбилей даталары һәм татарлар өчен мөһим тарихи вакыйгалар билгеләп үтелгән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Самара татарлары» журналының кушымтасы — 2021 елда истәлекле көннәр һәм вакыйгалар календаре чыкты. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге басмада танылган милләттәшләребезнең юбилей даталары һәм татарлар өчен мөһим тарихи вакыйгалар турында язылган.

Төзүчеләр календарьны файдалы мәгълүмат белән тулыландырырга тырышкан. Аерым алганда, календарь битләрендә гамәлдәге татар иҗтимагый оешмаларының тулы исемлеге һәм аларның элемтәләре, Самара өлкәсе территориясендә үз эшчәнлеген алып бара торган мөселман дини оешмалары исемлеге, популяр Интернет-ресурслар, хәзерге татар депутатлары исемлеге һәм башкалар урнаштырылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot