news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Самара татарлары" журналы 5 еллык тәүге юбилеен бәйрәм итә

Самара татарлары Россия төбәкләрендә беренчеләрдән булып, милли тормышка багышланган даими журнал чыгара башлаучылар.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). “Самара татарлары” журналына 5 ел тулды. Бүген, 10 мартта, Самара каласында юбилей уңаеннан бәйрәм чарасы оештырыла, дип хәбәр итә өлкә татарларының “Бердәмлек” газетасы.

“Самара татарлары” журналы өлкәнең “Туган тел” оешмасы президенты, икътисад фәннәре докторы Ильяс Шәкүров һәм басманың баш мөхәррире Данияр Сәйфиев тырышлыгы белән нәшер ителә. Заманында аларның һәркайсы Самарада йә телеканал, йә татар радиосы ачу идеясе белән янган. Нәтиҗәдә, журнал оештырырга карар кылына.

Журналның беренче саны 2013 елның гыйнварында дөнья күрә. Ул Россиядә, БДБ илләрендә татар оешмалары булган барлык төбәкләргә таратыла. Анда материалларны, нигездә, өлкәдәге татар газеталары журналистлары яза. Хәзерге вакытка аның 18 саны чыкты.

Юбилей кичәсе шәһәрнең “Заря” мәдәният йортында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot