news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара татарлары: Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч

Самара татарлары: Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевнең «Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч» дигән язмасы чыкты.

Квартал саен басылып килүче «Самар татарлары» журналының махсус тематик чыгарылышлар сериясен әзерләү буенча эш төркеменең утырышы узды.

Әле былтыр көзен Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясенең идарә рәисе, журналның оештыручысы Ильяс Шәкүров Куйбышев/Самара татарларының төрле өлкәләрдәге казанышларын системалаштыру өстендә эш планлаштырыла, дип игълан иткән иде. Шушы уңайдан «Самар татарлары»ның махсус кушымталарында икътисадның теге яки бу тармакларында милләттәшләребезнең ролен чагылдырган мәгълүматлар басылып чыгачак.

Мәсәлән, «Татарлар медицинада», «Татарлар мәдәнияттә», «Татарлар авыл хуҗалыгында», «Татарлар сәнәгатьтә, төзелештә һәм ягулык-энергетика комплексында», «Татарлар сәүдәдә һәм кооперациядә», «Татарлар спортта» дигән кушымталар әзерләнәчәк.

Җыелган барлык мәгълүматлар нигезендә киләчәктә Самара татарлары энциклопедиясе дөнья күрергә тиеш.

«Күпгасырлы мәдәният байлыгын саклап калган татарлар Самара төбәге тормышында һәм икътисадында һәрвакыт сизелерлек роль уйнаганнар. Тарихның төрле чорларында милләттәшләребез илебезне торгызуга, аның чикләрен саклауга зур өлеш керткәннәр. Яшь буыннар өчен җирдә саллы эз калдырган якташларыбыз истәлеген саклау, үрнәккә куярлык замандашларыбызның казанышлары турында сөйләү – безнең уртак бурычыбыз», — дип проектның максатларын билгеләп үтте Ильяс әфәнде Шәкүров.

Төбәкне өйрәнүче тарихчы Шамил Галимов, «Кто есть кто» даими җыентыклар авторы Юрий Еругин, Самараның танылган журналистлары катнашында үткән утырышта редакция советын һәм редакция коллегиясен оештыру турында карар кабул ителде. Махсус кушымталарны чыгару эшенә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын җәлеп итү планлаштырыла.

Мәкаләләрдә кешеләрнең биографиясеннән мәгълүматлар, аларның тормыш чорлары һәм казанышлары турында язылачак. Шулай ук, килешү буенча, тулырак язмалар да урнаштырырга булачак.

Махсус чыгарылышлар сериясендә беренче булып «Татарлар медицинада» кушымтасы бастырылачак. Ул быел көзен дөнья күрәчәк.

Теге яки бу кешене махсус чыгарылышка кертү буенча тәкъдимнәрегез булса, samarkeshese@mail.ru электрон адресына хат җибәрергә яисә 8(846) 995-16-67, 8-917-104-44-45 номерлары (Данияр Ирек улы Сәйфиев) буенча шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100