news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Самара татарлары якташлары белән горурлана: Аларны велосипед дөньяга танытты

Рамазан Га­ләлетдинов — халык­ара класслы СССР спорт мастеры, биш тапкыр СССР чемпионы, Тур Л’Авенир, Милк Реис, Джиро де Реджиони, Тур Славами, Тур Югославия, Тур Тачир һәм башка халыкара вело­узышлар призеры һәм җиңүчесе.

Самара татарлары якташлары белән горурлана: Аларны велосипед дөньяга танытты
«Бердәмлек» газетасы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Аларны велосипед дөньяга танытты» дигән язмасы чыкты.

Гади генә «Салют» велосипедының кеше язмышын бил­геләргә сәләтле булуына ышанасызмы? Әлеге мәкаләбез нәкъ менә шундый миллионлаган совет малай-шалайлары уйнап үскән велосипед бәрабәренә бөтен дөньяга танылган ике дус, ике легендар велоспортчы, ике язмыш турында.

Якташыбыз Рамазан Га­ләлетдинов — Сама­ра хал­кының горурлыгы. Ул — халык­ара класслы СССР спорт мастеры, биш тапкыр СССР чемпионы, Тур Л’Авенир, Милк Реис, Джиро де Реджиони, Тур Славами, Тур Югославия, Тур Тачир һәм башка халыкара вело­узышлар призеры һәм җиңүчесе, 1979 елгы Дөнья җыелма велоспорт командасы составында җиңүче. Ул, башка танылган Куйбышев спортчылары белән беррәттән, дөньякүләм вело-элитага кер­гән милләттәшебез.

Бүген Рамазан Галәлет­диновка 63 яшь. Ул 50 ел гомерен велоспортка багышлаган. Рамазан Миргарифан улы 1958 елда Куйбышев читендә урнашкан Яблонька бистәсендә туган. Хәзер ул җирләр Самараның Идел буе микрорайоны дип атала. Ул заманнарда анда дачалар һәм зур булмаган торак массив булган.

— Энем белән мине әти-әниебез үз үрнәкләрендә тәр­бияләделәр. Алар бик тырыш кешеләр иде. Тормыш һәм хезмәт сөючәнлек, гаделлек, игелеклелек һәм җаваплылык — гаиләбезнең төп принциплары иде, — дип искә ала чемпион. Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыганда мин бераз ялкаурак булдым, тырышлык турында онытып җибәрдем. Мәктәп — тормышның чираттагы бер гади этабы, ул үз җае белән узып китәр әле, бары тик сабыр итәргә генә кирәк, дип уйлый идем.

Миргарифан Сәяр улы һәм Нурия Шиһап кызы балаларына лаеклы тәрбия бирергә тырышканнар. Гаилә башлыгы турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Чөнки ул — Самараның Җәмигъ мәчете төзелешен башлап йөргән кешеләрнең берсе, шәһәрнең эре фирмалары буйлап җитәкчеләрне төзелешкә спонсор ярдәме күрсәтүгә өндәп йөргән. Лаек­лы ялга чыккач, инде төзелеш беткәч, мәчеттә староста булып эшли. Хезмәт хакын тулысынча мәчетне үстерү өчен бирә. Кызганычка, Миргарифан ага бик иртә вафат була. Тырышлыгы һәм намуслылыгы өчен Самара мөселманнары аңа чиксез рәхмәтле.

Әтисе кечкенә улына велосипед сатып алгач, герое­бызның тормышы тулысынча үзгәрә.

— Бер генә мәртәбә тиз­лек­нең нәрсә икәнен тоеп алсаң, бу искиткеч кичерештән инде аерыла алмыйсың, — ди Рамазан Миргарифанович. Шулай итеп, тәгәрмәчләр әй­лә­нәше белән бергә героебыз тормышында гаҗәеп матур үзгәрешләр башлана. Велосипедына гашыйк булып өлгергән Рамазан тормышын велоспортка багышларга карар кыла һәм спорт мәктәбенә укырга керә. Тырыш һәм эшчән Рамазан Галәлетдиновны 19 яшендә СССР җыелма командасына алалар. Ул вакытта җыелма команда башлыча Куйбышев спортчыларыннан тора. Бер елдан соң ул, «Тур де’Авенир» дөньякүләм узышында катнашып, икенче урынны яулый. 1979 елда команда зачеты буенча дөнья узышында ота, ә Британиядә узган «Молочный тур»да көмеш медаль ала һәм 1980 елда СССРда узачак Олимпиадага әзерләнә башлый. Ләкин зур спорт дөньясының эчке интригалары якташыбызга аяк чала, башкала түрәләре безнең велосипедчыларны Олимпиадага кертмиләр. Ә бу вакытта Рамазан дөньяның иң зур ярышларында җиңү яулаган, биш тапкыр Советлар Союзы чемпионы булган спортчы булып таныла, әмма Олимпиадада катнашырга насыйп булмый.

— Нәтиҗәгә ирешү өчен Рамазан Галәлетдинов — озак, нык­лап шөгыльләнергә әзер кеше. Характеры катлаулы, әмма ул акыллы, талантлы, үҗәтле. Бу чын спортчыга хас сыйфатлар. Килеп чыкмый икән, димәк, тагын да күбрәк эшләргә! Барыбер булдыра алачакмын, дип алга атлый ул. Аның өчен иң уңышлы трасса — таулы юллар иде. Андый ярышларда ул беренче карашка үзеннән көчлерәк булып тоелган көндәшләрен җиңел генә узып китә иде, — дип искә ала аның тренеры Владимир Петров.

Венесуэлада узган «Тур Тачира» ярышында яулаган җиңү Рамазан Галәлетдиновка Олимпиадада катнашмау хисләрен онытырга ярдәм итә. Әлеге би­ек калкулыклар һәм тирән чокырлардан торган катлаулы тау трассасы буйлап уза. Рамазан катнашканга кадәр бу ярыш 18 тапкыр уздырылган булган һәм анда бары тик җирле спортчылар гына җиңү яулап килгән. Европа спортчылары арасында беренче булып бу ярышны откан кеше — Самара спортчысы Галәлетдинов. Аңардан соң Европа велосипедчылары бу уңышны әлегә кадәр кабатлый алмыйлар.

— Велоспорт миңа җиңү­ләр, бүләкләр генә алып кил­мәде, беренче чиратта көчле импульс, якты хис­ләр һәм кичерешләр бүләк ит­те. Хәтеремдә беренче җиңүем түгел, ә беренче ачы тәҗрибәм саклана. Велосипедчыга, физик әзерлектән тыш, велосипед белән оста идарә итә белү, аны гәүдәңнең дәвамы итеп тою кирәк. Дөрес егыла белү дә бик мөһим, — ди легендар спортчы.

Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты. Ничек кенә яратсаң да, кай­чан да булса карьераны тә­мам­ларга туры килә. Олыгайган саен физик күрсәткечләр дә үзгәрә.

— Мин гепатит чирен аяк өстендә кичергән идем. Әй­бәт­ләп дәваланып, ял итеп, көч туплаганнан соң, спорт белән шөгыльләнүне дәвам итә алган булыр идем. Тик ул вакытта заманалар башка иде шул, спорттан китүемә артык кайгыручы булмады. Ә минем өчен бу бик зур тетрәнү иде. Әйтерсең лә, мин кеше яшәми торган утрауда бер­үзем калдым: профессия дә, гонорар да, коллегалар да юк. Кинәт мин үземне бөтенләй ялгыз, беркемгә дә кирәкмәгән кеше дип хис итә башладым. Шул ук вакытта ничектер яшәргә кирәк икәнен дә аңлый идем… Егылгансың икән, тор! Алга таба атларга кирәк! — дип искә ала безнең герой.

Нәрсәдер югала, нәрсәдер табылып тора бит ул. Язмыш Рамазан Галәлетдиновка зур спорт белән аерылышуны ки­черергә булыша — аңа гаилә җылысы һәм мәхәббәт бүләк итә. Хастаханәдән чыккач, ул яңа тормышын күзалларга тырыша. Аның яшьтәшләре инде өйләнгән, балалары үсеп килә. Шул чакта ул берничә ел элек күргән һәм оныта алмаган бер кызны эзләп табарга була. Һәм таба да. Бүгенге көнгә кадәр пар алмадай матур итеп яшәп яталар.

— Әгәр дә велоспортта син үзең турында гына уй­ласаң, беркайчан да җиңә ал­ма­ячаксың. Командаң белән берд­әм булганда гына финишка җиңүче булып килә аласың. Гаиләдә дә шулай. Кызларым Даяна һәм Алия, оныгым Эмиль, тормыш иптәшем Наилә, әти-әниләр, энем һәм аның гаиләсе, хатынымның ту­ганнары — болар барысы да ми­нем яшәешемнең мәгънәсе. Без бердәм, тату, зур бер гаилә…

Ә менә мәкаләбезнең икен­­че герое Җәмали­дин Әб­дел­җәпаровның тормыш юлы башкачарак уза. Әмма Рамазан Галялетдинов бе­лән танышып, дуслашып ки­түгә шул ук велосипед сә­бәпче була.

Җәмалидин Миргарифан улы Әбделҗәпаров — Совет Сою­зының һәм Үзбәкстанның профессиональ велоузышчысы, Рос­сиянең атказанган спорт мастеры. Велоспортта агрессив һәм куркыныч маневрлар ясаганы өчен аны «Ташкент терминаторы» дип атыйлар. Җәмалидин Әбделҗәпаров — велоспорт тарихында да уникаль күренеш, туган иленең горурлыгы да һәм бик талантлы кеше дә. Очколар саны буенча ул өч Гранд-турда җиңүгә ирешә. Мондый нәтиҗәгә аңа кадәр бары тик өч кенә узышчыга — Эдди Меркс, Алессандро Петаки һәм Лоран Жолаберга насыйп булган.

Совет спорт програм­ма­сының дипломлы белгече Җә­малидин карьерасының иң югары ноктасына Үзбәкстан бәйсезлек алган чорда ирешә. Төрле кыенлыклардан соң ул Көнбатыш Европаның профессиональ командасы өчен чыгыш ясый башлый, Италиягә күчеп китә һәм дөньяда иң яхшы спринтерларның берсе булып таныла. 1990 еллар башында де Франс турында Лоран Жалабер белән «Яшел майка» алу өчен ярыша. 1991 елда, Парижның Елисей басуларында узышуның соңгы этабында, юл һәлакәтенә эләгүенә карамастан, җиңү яулый. Финишка 100 метр калып барганда, аның велосипеды астына киртә эләгә һәм спортчы мәтәлләп китә. Ярышта җиңү өчен баллар саны җитәрлек булуга карамастан, шартлар буенча финиш сызыгын спортчы чит кеше ярдәменнән башка узарга тиеш була. Җәмалидинны команда әгъзалары велосипедына утырталар һәм финишка ул үзе барып җитә, шулай итеп аны җиңүче дип таныйлар. 

Җәмалидин Әбделҗәпаров 1964 елның 28 февралендә Таш­кентта туа.

— Әниемнең гаиләсе Крым­да яшәгән, ә 1943 елда Та­җик­станга күченергә мәҗ­бүр булалар. Соңрак алар Ташкентта туганнарын табалар һәм Үзбәкстанга күчеп ки­ләләр, — дип искә ала ул гаилә тарихын.

Башлангыч сыйныфларда укыганда, Җәмалидин төрле спорт төрләре белән шөгыль­ләнеп карый.

— Алтынчы сыйныфта укыганда безнең мәктәпкә яңа гына ачылган спорт үзәгендә эшләүче яшь тренер килде. Без, малай-шалай, озак уйлап тормадык, барып карарга булдык, — дип искә ала чемпион-легенда. — Берникадәр вакыт анда шө­гыльләндем, әмма җәй­ге каникуллар башлану бе­лән мин спорт турында онытып җи­бәргәнмен. Шулай, бервакыт, уйнап йөргәндә спорт үзәгендә укучу малайларның профессиональ велосипедларда җилдертүләрен күреп алдым. Яшь тренер мине кабат чакырды. Ул чакта миңа 12 яшьләр булгандыр. Шуннан соң мин велосипедтан аерылмадым инде, спорт белән нык­лап шөгыльләнә башладым. Әти-әнием моңа каршы булдылар. Чөнки төрле ярышларда катнашу укуым сыйфатына начар йогынты ясый башлады. Ләкин мин карарымда нык тордым, әти-әниемне борчымас өчен, укуымны да тиешле дәрәҗәдә алып барырга тырыштым. Шулай СССРның юниорлар җыелма командасына эләктем, аннары төп җыелма командага алындым.

Танылган велосипедчылар арасында милләттәшләребез бик аз. «Кызыл ук» буларак бөтен дөньяга танылган Гайнан Сайдхуҗин, Ринат Шәрәфуллин, Әсәт Сәетов һәм минем дустым Рамазан Галәлетдинов. Аның белән без күптән таныш. 2006 елда мин, Россия гражданлыгы алып, Самарага килеп төпләнгәч, еш очрашулар, аралашу мөм­кинлеге туды. Без Рамазан белән лаеклы ялда булган башка профессионаллар арасында, юниорлар өчен төрле ярышлар, тематик очрашулар оештырабыз. Шулай ук Крымда велоспорт ветераннары өчен биш көнлек ярышлар оештырып киләм. Кызганычка, пандемия башлангач, аларны туктатып торырга мәҗбүр булдык. 2022 елның октябрь–ноябрь айларында Рамазан дус­тым белән Төркия кешесе Мостафа Кемаль Джанфедаи велоспорт ветераннары өчен оештырган чарада катнашырга җыенабыз.

Кызганычка, Россиядә әлеге спорт төре үзенең популярлыгын югалта бара. Хәзерге вакытта без Рамазан белән яшь милләттәшләребезне велоспорт белән якыннанрак таныштыру, ХХ гасырда үзенең спортчылары белән Куйбышевны бөтен дөньяга таныт­кан әлеге спорт төрен элеккеге дәрәҗәгә күтәрү һәм өлкә авылларында велоспорт мәктәпләре ачу турында хыялланабыз. Билгеле инде, бу бик зур эш шактый көч һәм финанслар таләп итә. Әмма, тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Эшне район башлыклары, актив милләттәшләребез, милли иҗтимагый оешмалар җи­тәкчеләре белән әңгә­мә­ләрдән башларга ниятлибез. Бүгенге көн яшьләренең буш вакытлары телефоннар, компьютер­ларга багышлана. Бу барлык ата-аналарны да нык борчыган проблема. Шуңа күрә яшьләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәүне хуплау­чылар шактый булыр, дип уйлыйбыз. Үз тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: спорт кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныктыра, авырлык­ларга бирешмичә алга барырга өйрәтә, — дип тәмамлады сүзен Җәмалидин Әбделҗәпаров. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100