Самара татарлары ветераннарны Җиңү көненә багышланган мәҗлескә җыйган
Мәҗлестә Җиңү бәйрәме һәм аны яулаган ветераннар хөрмәтенә изге Коръәннән сүрәләр укыганнар.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Самара шәһәре Җәмигъ мәчетендә ветераннар өчен Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.
Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветеранын чакырганнар. "Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар", диелгән әлеге хәбәрдә.
Мәҗлестә Җиңү бәйрәме һәм аны яулаган ветераннар хөрмәтенә изге Коръәннән сүрәләр укыганнар. Аларга исәнлек һәм озын гомер теләгәннәр. Сугыш кырында ятып калганнар рухына дога кылганнар.

Ветераннарның күбесе мәчет һәм мәхәллә тормышында актив катнашалар, диелгән бу хәбәрдә.