Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара татарлары умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары уздырган
Барлык җиңүчеләр акчалата бүләкләр һәм дипломнар, шулай ук ярышлар символы – бал белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 25 мартта Самара өлкәсенең Яңа Усман авылында җирле умартачылар бүләгенә чаңгы ярышлары узган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.
Чарага авылда яшәүчеләр, кунаклар, мәктәп һәм балалар бакчалары вәкилләре җыелган.
"Ярышларны мәктәп укучылары җырлы-биюле тамаша белән ачты, шулай ук җирлек башлыгы А.Зарипов катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләр һәм дипломнар, шулай ук ярышлар символы – бал белән бүләкләндел", диелгән әлеге хәбәрдә.
Тамашачылар мәхәббәте бүләген 60 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар арасында Әхәт Гайфуллин алган.
Мактау пьедесталына эләкмәгән катнашучыларга авыл умартачыларыннан бал биргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз