news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды

Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларның теләген Кыш Бабай тормышка ашырды.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланып китте. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче һәм инвалид булган 14 бала Кыш Бабайга үз теләкләрен язды.

Балаларның хыялларын чара иганәчеләре - оешма җитәкчеләре тормышка ашырды, диелә хәбәрдә.



news_right_1
news_right_2
news_bot