news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Самара татарлары» сайты 10 еллыгын бәйрәм итә

22 октябрьдә Самара шәһәренең «Заря» мәдәният йортында «Самара татарлары» интернет-порталының 10 еллыгына һәм «Самара татарлары» журналының 11 еллыгына багышланган бәйрәм була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Самара татарлары» порталы шушы вакыт дәвамында Самара татар җәмгыятенең дөнья челтәрендәге интернет-вәкиллеге булып тора. Анда Самара шәһәре һәм Самара өлкәсе территориясендә яшәүче татарларның тормышы турында оператив хәбәр ителә, диелә.

«Самара татарлары» журналы Россия төбәкләрендә квартал саен чыга торган рус һәм татар телләрендәге бердәнбер төсле басма. Ул шактый кыска вакытта Самара өлкәсе һәм Россия территориясендә һәм аннан читтә дә даими укучысын тапкан. Журналның һәр саны почта аша Россиянең иң зур китапханәләренә, безнең ил, якын һәм ерак чит илләр территориясендәге татар милли берләшмәләренә җибәрелә, Самара өлкәсе мәктәпләренә һәм китапханә челтәренә бушлай тапшырыла.

Тантаналы чара программасында Самараның «Ялкынлы яшьлек», «Идел» иҗат коллективлары, «Яктылык» мәктәбе балалар коллективлары, «Заман» фольклор ансамбле һәм Казан кунаклары Гөлсирень Абдуллина һәм Азат Абитов чыгышлары планлаштырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100